Чистай районы Татар Баганасы авылында яңа фельдшер-акушерлык пунктын заманча медицина җиһазлары һәм яңа мебель белән тәэмин итү тоөгәлләнгән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез: фельдшер-акушерлык пункты “Озын һәм актив гомер” илкүләм проектының “Сәламәтлек саклау өлкәсенең башлангыч буынын модернизацияләү” федераль программасы нигезендә төзелгән.
ФАПны бик тиз төзегәннәр: модульле каркасын урнаштырып, бүлмәләрен эшләгәннәр, пластик тәрәзә һәм ишекләр урнаштырганнар, идәненә плитка җәйгәннәр.
Төп төзелеш эшләре төгәлләнгәннән соң, белгечләр эчке бизәү һәм электр чыбыкларын сузу эшенә керешкән. Инвалидларга уңайлы булсын өчен бинага керү хутында пандус урнаштырылган.
Хәзерге вакытта фельдшер-акушерлык пунктына кирәкле барлык җиһазлар китерелгән. Яңа медпункт ачу авылда яшәүчеләргә медицина ярдәм күрсәтүне яхшыртачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегәсәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез