Чистайда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысасында Толстой урамыннан алып Ленин урамын комплекслы үстерүгә керешелгән. Бу хакта Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект барлыгы 2,6 гектар мәйданда иҗтимагый территорияне яңартуны үз эченә ала.
План буенча, бу территориядә фонтанлы сквер яңартылачак, үсмерләрнең очрашуы өчен зона булдырылачак, велопарковкалар, күргәзмә конструкцияләре, бронзадан шәһәр макеты урнаштырылачак. Шулай ук җәяүлеләр өчен зоналар, машина кую урыннары булдыру, тротуатрларны яңарту, яшелләндерү күздә тотыла.
Паркта тротуарлар буйлап 48 яңа яктырткыч урнаштырылачак. Шулай ук эскәмия, таган, чүп савытларын кертеп, кече архитектура формалары эшләнәчәк. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру аерым игътибар үзәгенә алыначак.
Биредә барлык эшләр график буенча алып барыла, төзүчеләр иске фонтан һәм тротуарларны сүтүгә керешкән дә инде. Иҗтимагый киңлекне 30 августка кадәр яңартып бетерү күздә тотыла.
Ленин урамы – туристлар һәм җирле халыкны үзенә җәлеп иткән шәһәрнең төп өлеше. Биредә ЗАГС, китапханә, музей кебек мөһим объектлар, тарихи биналар урнашкан. Әлеге урамны яңарту шәһәр үзәген тагын да күркәмләндерү, шулай ук тарихка кызыксыну уяту мөмкинлеге бирәчәк.
2025 елда республикада “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысасында 51 җәмәгать киңлеген яңарту күздә тотыла. Моның өчен 1,7 миллиард сумнан артыграк акча, шул исәптән республика бюджетыннан 244 миллион сум чамасы биреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез