Бар мәшәкатьләре белән бергә чын авыл тормышы башланган көннәр. Һәр хуҗалыкта диярлек кош-корт тавышлары ишетелә, абзардагы маллар көтүгә куыла, бакчаларны рәткә китерү кебек бетмәс-төкәнмәс эшләр башкарыла торган чак. Гадәттә кошчылык белән шөгыльләнүче фермер хуҗалыкларында сезон март уртасында ачылса, халык бер айлык кошларны апрель ахыры, май башларында ала башлый.
Чеби үстерү серләре белән Кукмара районының Ядегәр авылында яшәүче Райнур Әсхәдуллин уртаклашты.
– Райнур абый, каз бәбкәсе, бройлер сатып алганда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
– Кош-кортны сыйфатлы, ышанычлы товар җитештерүчеләрдән генә алырга кирәк. Каз, бройлерны токымына карап алу яхшы булыр. Казларның Линда токымын алырга киңәш итәм. Алар безнең климатка яраклаштырылган, авыруларга бирешми. Аның ите дә тәмле, йомшак була. Тиз үсүе белән дә отышлы. Мин башлыча үрдәк үстерәм, чөнки алар тиз өлгерә. Бройлерларның РОСС 308 токымлысы тиз үсә, ике айда чалырлык була. Аяклары озын түгел, әмма сөякләре киң, ите күп чыга. Мондый токымлы тавык йомырка да сала. Кобб 700 токымлы тавыкны 1,5 ай гына үстерәсе. Бу вакытта алар 2,5 кг авырлыкта була. Кобб 500 токымлысы сары тәнле була, тиз үсә, 45 көннән дә суярга ярый.
– Каз, үрдәк бәбкәсе, бройлерны кайчан алу отышлы?
– Халык кош-кортларны күптәннән сатып ала башлады инде, тик көннәр җылынгач алсаң, мәшәкате азрак.
– Бер тәүлеклек чеби алу отышлымы, әллә бераз үскәннеме?
– Күпләп алганда, бер тәүлеклек чеби алу отышлырак. Эре хуҗалыкларның күпчелеге шулай үстерә, чөнки алар 30 көннән соң ул чебине сата. Бик сирәкләре генә ике ай үстереп, иткә әзерли. Тик бу очракта аларны үстерү өчен җылы, уңайлы урын булу кирәк. Ә казларны бер айлыкларын алырга киңәш итәм, чөнки алар авыруларга тизрәк бирешүчән.
– Бройлерны, каз, үрдәкне ничек тәрбияләргә кирәк? Алар нәрсә ярата?
– Чебиләр, каз һәм үрдәк бәбкәләре – бик игътибар сорый торган җан ияләре. Азыкларын гына түгел, яши торган биналарының һава температурасын да кайгыртырга кирәк. Бройлерга махсус алар өчен җитештерелгән катнаш ризык бирергә кирәк. Аның составында чебигә үсәр өчен нәрсә кирәк, барысы да бар: витаминнар, борчак, көнбагыш мае, акбур һәм башкалар. Чебинең яшенә карап, аларның составлары аерыла. Төрле үсеш этабында «старт», «предстарт», «рост», «финиш» дигәнне карап алырга кирәк. Чебиләр бер айга кадәр катнаш ризык ашый, күп су эчә. Аннан соң рационнарына мөмкин кадәр күбрәк яшел үлән, кычыткан бирсәң яхшы. Теләсә нинди кош-кортны үстергәндә истә тотарга кирәкле алтын кагыйдә – чисталык. Чебиләрнең асты һәрвакыт коры, чиста булырга тиеш. Һәм, әлбәттә, судан өзмәскә кирәк. Моннан тыш, бройлер чебиләрне ишегалдына кызыл тавык кебек чыгарып җибәрергә ярамый. Андый бройлерлар ябык була. Алар өчен махсус челтәр белән уратылган, артык чабып йөрмәслек урын яхшы. Тавык булып җитешкәч, тере килеш авырлыгы 3,8–4,5 кг булса яхшы. 5 килодан арткан кошларның ите каты була. Тәме дә яшь чебинеке кебек тәмле булмый. Бройлер белән үрдәк бер төрлерәк тәрбия сорый, алар балык, ит ризыкларын ярата. Ә каз аларны өнәми.
Кош-корт бәяләре
Кошчылык белән шөгыльләнүчеләр әйтүенчә, быел аларның бәяләре 40–50 процентка арткан.
1 тәүлеклек бройлер – 120 сум
1 айлык бройлер – 380–400 сум
1 тәүлеклек үрдәк – 220 сум
1 айлык үрдәк – 450 сум
1 тәүлеклек күркә – 550 сум
Ничек алданмаска?
Ветеринар, кош-корт сатучы Зөлфия Шәйхелисламовадан киңәшләр
- Әгәр мөмкинлек булса, кошларны бер генә кешедән сатып алырга тырышырга кирәк. Беренчедән, бу ышанычлы, икенчедән, микрофлора өчен дә яхшы.
- Шулай ук чебиләрне алып килгән машинаның эче дә чиста булуы бик мөһим. Үз-үзен хөрмәт иткән кошчы машинаны гел чиста-пөхтә, тәртиптә тота, кошлар торган тартмаларны юа.
- Чебешләрнең каурый, йоннары тырпайган булмаска, күзләре тонык, күз агы кызыл түгел, ә ачык, түгәрәк (озынча күзле кош авыру була), чеби үзе тере, хәрәкәтчән булырга тиеш.
- Тәүлеклек чебине, бәбкәне аркасына яткырып тикшереп карарга киңәш итәм. Тиз генә аягына баса икән, яхшы. Ә инде егылгач, озак тора алмый ятса, андый бәбкә өметле түгел. Тагын бер төрле сынап карарга мөмкин: бәбкәне аркасына яткырып, кендеген карагыз. Әгәр ул эчкә суырылган һәм караңгы төстә, яки төзәлеп бетмәгән икән, авыру булырга мөмкин. Шулай ук кендек шар сыман кабарган да булмаска тиеш.
Белеп тор!
Кош-корт үстерүчеләргә субсидияләр каралган. 1 апрельдән 1 июльгә кадәр яшь кош (каз, үрдәк, күркә, бройлер чебие) алучы шәхси хуҗалык чыгымнарының бер өлеше каплана.
Бер баш күркәгә – 200 сум
Бер баш казга – 200 сум
Бер баш үрдәккә – 120 сум
Бер баш бройлерга – 100 сум
Шартлары: ярдәм чарасы 50–100 баш алучыларга бирелә, сатып алынган кошлар 30 көннән зуррак булырга тиеш түгел.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез