Татарстанда 1 апрельдән чистарту икеайлыгы башланды. Инде беренче көннәрдә үк өмәгә чыгучылар да бар. Чистарту эшләре белән бергә «ЭкоЯЗ» – 2024 бәйгесе дә оештырыла. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстанның экология һәм табигать министры Александр Шадриков сөйләде.
– Санитар-чистарту икеайлыгы ул чүпләр генә җыю түгел бит. Бу чорда табигатьне саклау буенча барлык эшләрне башкарабыз. Моңа агач утырту да, елга буйларын чистарту да керә. Шушы ике ай эчендә республикада яшәүче һәркем үзе яшәгән йорт тирәсен, эш урынында ишегалларын чистартсын иде, – ди Александр Шадриков.
Узган ел мондый икеайлык вакытында табигатьне пычратучыларга 70,2 миллион сумлык штраф салынган. 8 мең кагыйдә бозу очрагы теркәлгән, 6890ы шундук бетерелгән. 5 меңнән артык урында тиешсез җиргә ташланган чүплекләр табылган. Аларның да күп өлеше өмә вакытында чистартылган, ә менә калганын ел дәвамында чистартырга тырышканнар. Баксаң, бездә ике-өч ел буена да юкка чыгарылмаган чүплекләр бар икән. Казанның Совет районында төзелеш калдыклары 2021 елдан бирле, Вахитов районындагы чүп өеме 2022 елдан бирле әле дә ята.
– Шунысы сөендерә: республика халкы үзенең нинди һава сулавына, нинди тирәлектә яшәвенә битараф түгел. Быелның өч аенда гына да министрлыкка 926 мөрәҗәгать килде. Чүп өеме ятуына борчылучылар да, һаваның чиста булмавыннан зарланучылар да бар, – ди Александр Шадриков.
Зарлар күбрәк Казанның төньяк өлешендә яшәүчеләрдән килә икән. Ел башыннан алардан 152 хәбәр алынган, күпчелек һавадагы искә бәйле. Узган ел андый зарлар ешайгач, «Салават Күпере» торак комплексында һава чисталыгын автомат рәвештә күзәтеп торучы махсус җиһаз да куйганнар. Хәзер атмосфера чисталыгы турында мәгълүмат онлайн режимда килеп тора.
Казанның ул ягында яшәүчеләрнең тормышын «ПЖКХ» идарәче оешмасы боза. Химическая урамында урнашкан полигон әле дә бетерелмәгән. Идарәче оешманы инде күп тапкыр штрафка да тарттылар. Әмма берни үзгәрми. Министр әйтүенчә, соңгы тапкыр алынган тикшеренүләр нәтиҗәсе һавада күкерт газының 11 мәртәбә артуын күрсәткән. Әлегә бу оешма эшләре «Росприроднадзор» оешмасына тапшырылган.
Кабат санитар икеайлык темасына әйләнеп кайтыйк. Республикада ике ай эчендә бөтен җир чистартылырга тиеш. Министр өмәләрдә һәркем катнашса иде дигән теләген белдерде. 9 майга кадәр һәйкәлләр тирәлеген җыештырып бетерү максаты куела. Район-авылларда да, шәһәрләрдә дә өмәләр оештырылачак. Тимер юл, автомобиль юллары, урман буйлары, сулыкларга аеруча игътибар биреләчәк. Быел республикада зур чаралар планлаштырылган. Кунаклар килер алдыннан өйне дә җыештырабыз бит.
Кыскасы, теләге булган һәркем инде бүген үк җиң сызганып эшкә тотына ала. Иң уңганнарга исә бүләкләр дә каралган. «ЭкоЯЗ» бәйгесендә балалар бакчалары да, мәктәпләр дә, гаиләләр дә, коммерцияле булмаган оешмалар да – теләгән һәркем катнаша ала.
САН
Белеп тор!
Чистарту икеайлыгы кысасында табигатьне пычратуга бәйле хокук бозу очракларында гражданнарга – 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче гражданнарга 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф салыначак. Юридик затларга 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф каралган.
Чистарту икеайлыгы ташу вакытына туры килә. Шуңа да ашлама складлары, хайван калдыклары саклана торган үләт базларын тәртиптә тоту аеруча мөһим, дип билгеләп үтте министр. «Анда су кермәслек итеп, алдан хәстәрен күрергә кирәк», – диде ул.
Министрлык Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычындагы су тирәнлеген күзәтеп тора. Бүген сусаклагычларда су тирәнлеге 50 метр 94 сантиметр икән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез