Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы шуны хәбәр итә: чит ил паспортын гамәлдә түгел дип тану, кешенең фамилиясендә, исеме, атасының исемендә, туу датасында хаталар булу, кайбер башка кимчелекләр аркасында чит ил паспорты хуҗасыннан алынып, аңа Россия Федерациясе дәүләт чиге аша узуга рөхсәт ителмәскә мөмкин.
Мондый кыенлыклар хезмәткәрләребезнең, шулай ук паспортны тикшермичә генә алучыларның үзләренең үк игътибарсызлыгы аркасында килеп чыккалый. Моннан тыш мәгълүмат системалары эшендә техник өзеклекләр килеп чыгу сәбәпле, машина укый торган юлда ялгышлыклар китү очраклары да булгалый.
Җәйге туристлык сезоны җитү һәм чит илдә ял итәргә теләүчеләр саны артуга бәйле рәвештә, Россиядән чыгып китәр алдыннан чит ил паспортын мөстәкыйль тикшереп-барлап чыгуыгызны, хаталар ачыкланган очракта миграция мәсьәләләре буенча бүлекләргә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Мондый очракта паспортны дәүләт пошлинасы түләтмичә генә алыштырып бирәчәкләр.
Китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез