Россия паспорты белән генә нинди илләргә барырга мөмкин булуы турында сөйләгәннәр. Исемлеккә илебезнең 6 күршесе кергән, дип яза “Татар-информ”.
Шулай итеп, Абхазиягә сәфәр кылу өчен Россия паспорты, 14 яшькә кадәрге балаларга – туу турында таныклык булса, шул җитә. Биредә 90 көн теркәлүсез яшәргә мөмкин.
 Әрмәнстанга да самолет белән очканда Россия паспорты гына таләп ителә. Ә менә коры җир транспортында чик аша узганда, чит ил паспорты кирәк. Илдә 30 көнгә кадәр теркәлмичә яшәү рөхсәт ителә (теркәлеп – 180 көнгә кадәр).
Казахстанда да Россиядән килүчеләргә миграция картасын тутырасы. Илдә теркәлмичә генә 30 көнгә кадәр яшәргә мөмкин.
 Белоруссия, Көньяк Осетия һәм Кыргызстанга бару өчен дә Россия паспорты гына кирәк. Бу илләргә транспортның теләсә кайсы төре белән керергә мөмкин. Белоруссиядә, Көньяк Осетиядә теркәлмичә генә – 90 көне, Кыргызстанда – 30 көнгә кадәр яшәп була.
Шулай да белгечләр, сәфәргә чыкканчы, илгә керү-чыгу шартларын кабат белешергә киңәш итә, чөнки алар үзгәрергә мөмкин. Шулай ук җирле законнар һәм гореф-гадәтләрне үтәү мөһим.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез