Чит илләрдә хокук бозган гражданнарны җаваплылыкка тарту турындагы инициативаны хуплаганнар

Дәүләт Думасы депутатлары РФ Административ хокук бозулар кодексына Россиядән читтә административ хокук бозу кылган затларны җаваплылыкка тарту кагыйдәләрен ачыклау өлешендә төзәтмәләрне беренче укылышта кабул иттеләр.

Закон проекты нигезендә чит илдә РФ мәнфәгатьләренә каршы административ хокук бозулар кылган кешеләрне административ җаваплылыкка җәлеп итәргә мөмкин булачак. Моннан тыш, административ җәза билгеләү турындагы карарның үтәлешен тәэмин итү максатларында хокук бозган затка карата мөлкәткә арест кулланылырга мөмкин.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин әйтүенчә, тәкъдим ителә торган нормалар илебезне яклауга юнәлдерелгән. Чит илдән торып Россия мәнфәгатьләренә зыян китереп хокукка каршы эшчәнлек алып баручылар, аның гражданнарын мыскыл итүчеләр закон тарафыннан билгеләнгән җаваплылыкны тотарга тиеш.

«Бу Татарстанның закон чыгару инициативасы, һәм регионның Россия Федерациясе мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләсендә позиция күрсәтүе бик мөһим, дип басым ясады Вячеслав Володин. Икенче укылышка кадәр без закон нормаларын эшләп бетерәчәкбез. Безгә илне киткәннәрдән сакларга кирәк. Алар Украинаны хәрби техника белән тәэмин итә торган илләр акчасына яшиләр, чөнки ул илләр өчен Украина гражданнары бары тик чимал гына булып тора».

Дәүләт Думасы Рәисе пленар утырыш барышында Татарстан Дәүләт Советы депутатларына инициативаны эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде, аның илне яклауга юнәлдерелгәнлеген ассызыклады.

«Безгә илне бездән китеп чит илләр акчасына яшәүчеләрдән сакларга кирәк, сүз шул исәптән хокукка каршы эшчәнлек белән шөгыльләнүче, илне көчсезләндерү өчен барысын да эшләүче чит ил агентлары турында бара. Һәм алар үзләренә берни булмый дип уйлыйлар. Бу алай түгел. Аларның күчемле, күчемсез милекләре, счетлары калган, керем алалар. Бу кешеләр тыныч йокламаячак, алар Россия Федерациясе законнарын бозуның нәрсә икәнен тоячак", дип йомгаклады сүзен Вячеслав Володин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре