Чирләрдән саклану өчен күбебез гадәттә лимонга өстенлек бирә. Табиб-диетолог Роза Әхмәдуллина әйтүенчә, цитруслар арасында иммунитетны ныгыту өчен иң файдалысы, С витаминына, калий һәм магнийга иң бае – помело. Грейпфрут – икенче, әфлисун – өченче урында. С витаминына көндәлек ихтыяҗны каплау өчен помелоның дүрттән бер өлеше дә җитсә, эре грейпфрутның – яртысы, бер зур әфлисун кирәк. Ә инде лимон һәм мандаринның әлеге витамины азрак.
Мандарин исә – йөрәк, кан тамырлары, нерв системасы эшчәнлеге өчен бик кирәкле фолий кислотасына иң бай җимеш.
Табиб әйтүенчә, сәламәт кешегә тәүлегенә 400 грамм чамасы җиләк-җимеш һәм яшелчә куллану киңәш ителә. Шуның яртысын, ягъни 200 грамм чамасын цитрус җимешләре тәшкил итәргә мөмкин. Җимешне ач карынга ашау кирәк, юкса, клетчаткасы үзләштерелмәү сәбәпле, әчү процессы башлана, дигән фикер яшәп килә. Ләкин дөрес түгел бу. Сәламәт организмда һәр нәрсәне үзләштерүгә фермент табыла. Шулай да ашказаны-эчәкләрдә көйсезлекләрдән интегүчеләргә цитрусны ач карынга ашау киңәш ителми. Ә инде ашказаны һәм уникеилле эчәкнең лайласыман тышчасындагы авыру көчәйгән чорда аны бөтенләй ашамау киңәш ителә.
Цитрусны сайлау серләренә килгәндә, берничә билгесен әйтеп үтәргә кирәк. Җимешне учка салгач никадәр авыррак тоелса, шуның кадәр яхшырак. Өлгергән, тәмле, димәк. Моннан тыш өлгергәненең кабыгы йомшаграк, көпшәгрәк була, йомшагыннан җиңелрәк аерыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез