Газетага язылу

Cмартфоннарның кайчан кыйммәтләнәчәген әйттеләр

Кытайның эре җитештерүчеләре Россиядә смартфон белән сәүдә итүчеләргә сатып алу бәяләренең артуы турында хәбәр иткән. «Известия» үз чыганакларына таянып язганча, яңа бәяләр февральдә гамәлгә керәчәк.

Кыйммәтләнгән техника быел март-апрель айларында кибет киштәләрендә пәйда булачак.

Басма мәгълүматлары буенча, кыйммәтләнү барлык смартфоннарга  кагыла. Бигрәк тә уртача бәядәге һәм кыйммәтле техника хакы, моделе һәм хәтере күләменә карап, 15-30 процентка артырга мөмкин.

Сәүдә өлкәсендәге белгечләр бәяләрнең 20-30 процентка үсәчәген раслаган. Төп сәбәбе – компонентларның, аеруча хәтер модульләренең кыйммәтләнүе. Белгечләр фикеренчә, бигрәк тә уртача бәядәге смартфоннар нык кыйммәтләнәчәк. Чөнки аларның хәтеренең үзкыйммәте – югарырак дәрәҗәдә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре