COVID-паспорт кертүне кирәксенмәүчеләр саны күбрәк булуы ачыкланган

Башкортстанда коронавирустан прививка ясатучыларга яки организмында чиргә каршы антитәнчекләргә ия булучыларга COVID-паспортлар бирелә башлаячак. Шул ук вакытта Россиядә яшәүчеләрнең 59 проценты – әлеге яңалыкка каршы. Бары тик 12 проценты гына, кирәк әйбер бу, дигән фикердә. Коронавирус кичерүчеләр һәм прививка ясатучылар арасыннан 18 проценты COVID-паспортны гамәлгә кертү идеясен хуплый. SuperJob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шундый.

Яңалыкка каршы килүчеләр фикеренчә, антитәнчекләрнең булу-булмавы турында мәгълүмат – табиб сере. Шуңа күрә хакимияттәгеләрнең мондый паспорт бирү турында карарыннан кешене кимсетү, түбәнгсетү “исе” килә, имеш. Ә инде паспортны гамәлгә кертүне хуплаучылар – асылда эшләрендә коронавируска анализларны даими тапшырырга мәҗбүр булучы кешеләр.

Респондентлар әйтүенчә, эшкә урнашканда кешенең COVID кичерү-кичермәү мәсьәләсе белән кызыксыну очраклары бар. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, хәзерге вакытта компанияләрнең 35 процентын кызыксындыра торган мәсьәлә бу. Асылда болар – сәламәтлек саклау өлкәсе, төзелеш һәм производстволар.

Сүз уңаеннан, сораштыруның бөтен Россия күләмендә, 2021 елның 11-19 гыйнварында, эшләүче 1600 кеше арасында үткәрелүен искәртик.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид

Көн хәбәре