Чулман елгасы аша күперне бер елга иртәрәк төзеп бетерәчәкләр

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы төзелеше кысасында Чулман елгасы аша күперне алдан фаразлаганнан бер елга диярлек иртәрәк салып бетерәчәкләр. Бу хакта Идел – Нократ төбәге федераль автомобиль юллары идарәсенең Чаллыдагы филиалының әйдәп баручы белгече Юрий Крашенниников әйтте.

«Чулман елгасы аша күпернең техник әзерлеге 80 процент тәшкил итә. 22 торакның барысын да торгызып бетердек диярлек. Яр буенда, ярдәмче корылма торган урындагы биш багана гына калды. Эш тәмамлануга таба бара», – диде ул.

Аның әйтүенчә, документлар нигезендә күперне 2025 елның октябрендә кулланышка тапшыру күздә тотыла. «Чулман елгасы аша күперне алдан фаразлаганнан бер елга диярлек иртәрәк салып бетерәчәкбез», – диде Юрий Крашеннеников.

Тулаем урап узу юлын алсак, аның техник әзерлеге 70 процент. Юлны бу елның декабрендә төзеп бетерерләр дип көтелә. Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлының гомуми озынлыгы 81 чакрым тәшкил итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре