Елына 1,5 миллион тонна чүп, тулыр-тулмас полигоннар һәм яңа закон. Казанда узган «Каты көнкүреш калдыклары: законнар һәм тәҗрибә» VII фәнни-гамәли конференциясендә чүп мәсьәләсе турында сөйләштеләр. Алда ни көтә?
Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина искә төшергәнчә, Россиядә каты көнкүреш калдыкларын чыгару өлкәсенә бәйле реформа 2019 елдан бирле гамәлдә. Шул вакытта чүпне җыю һәм эшкәртү өчен төбәк операторлары барлыкка килде. Билгеле булганча, Татарстанда бу – республиканың көнбатышында (Казан һәм республиканың 21 районы) – «ПЖКХ» идарәче компаниясе», көнчыгышта (Чаллы һәм республиканың 22 районы) – «Гринта» ҖЧҖ.
– Коммуналь тармакның бер генә өлкәсе дә каты көнкүреш калдыклары кадәр үзгәреш кичерми. Ел саен аңа бәйле биш-алты закон проекты тәкъдим ителә. Бу юнәлештә алга атларга ярдәм итә торган кайбер нәтиҗәләргә ирештек, – диде Лариса Хәбибуллина.
Чүп кенә мәсьәлә түгел, әлбәттә. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь әнә шул фикердә. «Татарстанда яшәүчеләрдән каты көнкүреш калдыкларын чыгару өлкәсенә бәйле сораулар күп килә, – ди ул. – Әлеге өлкәдә тәртип салу эшенә тотынгач, бернинди катгый кагыйдәләр юк иде. Чүплекләргә, калдыкларны чыгару һәм эшкәртүгә бәйле күпсанлы проблемалар ачыкланды. Төбәк операторлары халыкка күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен түләү кәгазьләре җибәрә башлаганчы, кулланучылар, гомумән дә, ике арада килешүләр гамәлдә булуын һәм үз хокукларыңны якларга кирәк икәнен белмәде».
Аның әйтүенчә, кайбер мәсьәләләр әле дә хәл ителмәгән. «Аерым алганда, бу чүпне вакытында чыгармау, законсыз чүплекләр, инфраструктураны үстерүгә кагыла. Чүпкә бәйле кайбер сорауларга закон дәрәҗәсендә дә җавап юк. Биш еллап вакыт узды, без исә әле һаман да бер урында тапталабыз кебек тоела», – диде Андрей Розенталь.
Чарада искәртүләренчә, бу елның 1 сентябреннән илдә каты көнкүреш калдыклары өлкәсен җайга салуга бәйле яңа закон үз көченә керәчәк. Нәкъ менә ул тармактагы «тишек» урыннарны ямарга ярдәм итәчәк, дип өметләнә чүп белән эшләүчеләр.
– Чүп чыгару өчен тарифларны каты көнкүреш калдыкларын исәпкә алу дәүләт системасы ярдәмендә исәпли башлаячаклар. Без бу өлкәне җылылык, су белән тәэмин итү, өлешчә электр һәм газ тармаклары кебек үк, бердәм калыпларга кертергә телибез. Шулай ук, эшнең (төбәк операторларының) нәтиҗәлелеген бәяләү бурычы тора, – диде конференциядә катнашкан Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТКХ тармагын көйләү идарәсе башлыгы Алексей Матюхин.
Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев сүзләренә караганда, республикада ел саен 13 миллион куб метр, ягъни якынча 1,5 миллион тоннага якын каты көнкүреш калдыклары барлыкка килә. Республикада яшәүче 4 миллион чамасы кешегә бу! «Чүпне эшкәртү өчен биш сортларга аеру станциясе, ике күчереп төяү станциясе гамәлдә. Моннан тыш, 22 меңнән артык чүп контейнеры сатып алынды. Татарстанда чүп җыю күрсәткече 98 процент тәшкил итә», – дип сөйләде ул.
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов әйтүенчә, бүген республикада 35 каты көнкүреш калдыклары полигоны гамәлдә. Алар тулганчы, тагын өч еллап вакыт бар. Дөрес, алга таба республиканың Алексеевск, Югары Ослан, Яшел Үзән, Питрәч, Лениногорск һәм Тукай районнарында тагын алты комплекс төзү планлаштырыла. Тик булган чүплекләрне карап тоту, яңа инфраструктура белән тәэмин итү шактый чыгымнар таләп итә. Утырышта да алда көткән эшләр турында сөйләшкәндә федераль ярдәм турында искә алдылар. Әйтүләренә караганда, вазгыятьне Казанда чүп ягу заводын төзүне кат-кат кичектерү дә катгыйландырган. «Тарифта гамәлдәге чүплекләрне рекультивацияләүгә процент каралганмы? Югыйсә алга таба да шулай интегәчәкбез», – дип кызыксынды Мәскәү кунагыннан Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Азат Хамаев. Алексей Матюхин исә тарифта бу берничек тә каралмавын әйтеп, мәсьәләне бюджет хисабына хәл итәргә киңәш итте. «Федераль бюджетмы?» – дип сорап куйды Азат Хамаев. «Бюджет ул – федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә. Шуңа күрә бергәләп хәл итәчәкбез», – диделәр чүп булмаган мәсьәләдә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез