Газетага язылу

Чүп турында уйлану

Бу дөньяда синең кем булуың, нинди булуың мөһим түгел. Менә бакча кәтмәнләп йөрим әле. Бәрәңге рәтләре арасына былтырдан калган күзәнәкләрдән яңа үсентеләр чыккан. Үзем утыртканнарына караганда да ныграк калкынып, күкрәк киереп утыралар. Шулай булырга тиештер дә бәлки.

 Мин утыртканы мәҗбүри үсә бит инде аның, ә болары – үз теләкләре белән, яратып. Бер карасаң, икесе дә – бәрәңге бит инде. Ләкин шуның рәттә үскәне – яшелчә, рәт арасындагысы – чүп.

 

Кирәкмәгән урында үскән бөтен нәрсә дә – чүп. Менә тузганак, мәсәлән. Аннан да матуррак, аннан да файдалырак үсемлек юк кебек. Мең сырхаудан дәва. Аның салатын ясарга да, кайнатма итәргә дә мөмкин. Төрле эчемлекләр ясарга дә ярый. Дару гына түгел, ризык та бит инде. Хәтта шәраб та ясыйлар аннан. Шул шәраб турында роман язып, классик та булалар. Рэй Бредберины хәтерлисездер.

 

Ләкин шул тузганак бәрәңге араларында яки ихатада үсә икән, ул чүпкә әйләнә. Быел ул котырып уңды. Бөтен урам, ялан-кырлар, бәрәңге бакчалары сап-сары төстә иде. Инопланетяннар космостан күрсә: «Карагыз әле, Җир шары тагы да яктырак яна башлаган бит! Ник шулай икән?» – дип, бик аптыраганнардыр инде. Үзебез дә аптырадык. Бәрәңге бакчасына караган саен, анда бүтән берни дә үсмәстер кебек тоела башлаган иде. Хәтта ул якты чәчәк, файдалы үсемлек булып та күренмәде. Чүп булып күренде.

Бөтен үсемлек тә шулай. Безнең әти-әниләр алабутага, балтырганга изге кебек итеп карыйлар иде. «Ачлык елларда шул коткарып калды, шулар аркасында кеше булдык», – диләр. Менә шул балтырган печәнлегеңне басып китсә, иң явыз дошманга әверелә. Шул алабута ишегалдын томалап алса – шундый ук хәл.

Кирәкмәгән урында яки кирәкмәгән вакытта үскән бөтен зат та чүп.

 

Кешеләр дә шулай.

Бу дөньяда күпме талант иясе бар. Тик аларның талантына әле ихтыяҗ юк. Шуңа аларның барысы да үз сәләтләренә кулланыш таба алмыйча, чүп хөкемендә яши. Кирәкмәгән җирдә, кирәкмәгән вакытта туганнар.

 

Мин кайчагында бүгенге чорның бөек кешеләрен таш гасырда итеп күзаллыйм. Сөңге тотып, мамонт артыннан чабып йөргән ирләр арасында, әйтик, Стив Джобс туды, ди. Компьютер уйлап таба теге хәзер, «макинтош» турында уйлана… Күз алдына китерәсезме? Мамонт аулап йөрүче адәмнәргә бармы-юкмы синең компьютерың. Аларга ит кирәк. Ризык. Шул ризыкны аулап алу өчен, сөңге тота белгән ир-ат кирәк. Әгәр ауга яраксыз икәнсең, синең потың бер тиен. Син – чүп. Кем булуың, нинди булуың мөһим түгел...

Шундыйрак уйлар белән бакчаны утап чыктым да өзелгән үләннәрне арбага төяп куйдым. Чүплеккә өяргә кыенсындым. «Арурак урынга илтеп ташларга кирәк. Бәлки кайберләре үсеп китәр. Бәлки алар – үсемлекләр дөньясының даһиларыдыр» дигән уй тотып калды.

Марат Кәбиров

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре