Казанның Самосырово бистәсендәге чүплекнең бетерелүе турында язган идек инде. Шушы көннәрдә журналистларга бу урынны күреп кайту насыйп булды. Монда инде чүпнең эзе дә калмаган. Элек һаваны пычратып, начар ис таратып яткан калдыклар, тиешле эшкәртү үтеп, җир астына кергән. Язын биредә агачлар яфрак ярачак, ди экологлар.
– Әле күптән түгел генә биредә ике зур чүп тавы иде. «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә «Чиста ил» федераль проекты кысасында чүплекләрдән котыла алдык. Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин алдагы алты елдагы өстенлекле юнәлешләрне барлаганда экологиягә зур урын бирде. «Чиста ил» проекты кысасында соңгы биш елда Россия шәһәрләрендә 128 эре чүплек һәм 53 төбәктә кешеләргә зыян китерүче 80 объект юк ителде, – ди Егор Тарнавский. – Шушы проект ярдәме белән Татарстанда да зур эшләр башкарылды. Самосырово полигонында зарарлы газдан файдалы электр энергиясе ала башладык.
Егор Тарнавский әйтүенчә, Самосырово чүплегендәге эшләр 2018 елда ук башланган.
– Шул вакытта чүпләрне күмеп, алардан газ алу турында пилот проект тәҗрибәсен өйрәнә башладык. Бу проект начар газларны һавага чыгармый калырга ярдәм итә. 2021 елда инде чүплекне рекультивацияли башладык, – ди министр урынбасары. – Бу эштә безгә Россия Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының ярдәме зур булды. Росприроднадзорның махсус лабораториясе ярдәме белән һава сыйфатын даими тикшереп тордык. Соңгы елларда бернинди зар ишетелмәде. Һава сыйфаты да канәгатьләнерлек. Бу эшебез Россия Хөкүмәте вице-премьеры Виктория Абраменконың югары бәясен алды. Киләчәктә әлеге пилот проект илнең башка төбәкләрендә дә кулланыла башлаячак, – ди Егор Тарнавский.
Ике тау кадәрле чүплектә 1,5 миллион кубометр калдык күмелгән. «Ядран-Строй» оешмасының баш инженеры Марат Таран аңлатуынча, шушы чүпләр җир астына махсус технология үтеп, 1,3 мең кубометрга кадәр газ чыгара. Бу газ белән бер микрорайонны 25 ел буе тәэмин итәргә була икән. Ул кызыклы саннар да әйтте. Әлеге полигонда 500 киловаттлы 3 газ эшкәртү җиһазы куелган. Шул җиһазлардан чыккан газ бер сәгать эчендә 1 миллион 500 суыткычны эшләтеп торырга җитә.
– Россиядә икенче без, Татарстанда беренче. Моңа кадәр бездә бу система белән эшләүче полигон юк иде. Элек чүплектәге начар газ атмосферага чыга иде. Яңа технологияләр һәм җиһазлар куелу аркасында, чүплектән чыккан зарарлы газ торбалар аша уза. Ул анда төрле фильтрлар аша чистартылып, андагы начар матдәләрнең күбесе шунда кала. Без алган газ электр энергиясе өчен тотылачак, – ди ул.
Әлегә бу чүплектән чыккан электр энергиясен кайсы районда, нинди йортлар өчен тотасылары билгесез. Министр урынбасары әйтүенчә, аны Казан мэриясе хәл итә. Аннары инде тиешле оешмага тапшырылгач, һава да чиста калачак, файдасын да күрә башлаячаклар.
Самосырово чүплеге янәшәсендә «Восточный» полигоны да эшләп тора. Әмма ул да инде искечә эшләми. Полигон алдан ук шушы газ алу системасы буенча төзелгән. Әнә шуңа да зарлар бөтенләй кимегән инде. Белгечләр әйтүенчә, полигонны заманчалаштыргач, бу якларда яшәүче 343 меңгә якын кешенең сулар һавасы чистарган.
Самосырово бистәсендә яшәүче Гүзәл Әхтәмовага – 62 яшь. Бирегә күченгәненә 30 ел икән.
– Баштарак ник бу якны сайладык дип тә үкендек. Йортлар арзан иде ул чакта. Алуын алдык, әмма урамга чыгар хәл юк. Урамга чыгу гына түгел, форточка ачарлык түгел. Тилмердек инде. Министрлыкка да, депутатларга да күп яздым. Шөкер, рәхәттә яшибез бит хәзер. Чүплекне күмеп куйганнар дип кенә белә идем. Ә калдыклардан файда алуларын беренче ишетәм. Анысына да сөендем, – ди ул.
Егор Тарнавский:
– Ниндидер чүплектән котылуның нәтиҗәсе атмосферага гына түгел, җир һәм сулыкларга да уңай тәэсир ясый. Мәсәлән, Түбән Камадагы Прости авылындагы чүплекне бетергәннән соң, чистартылган урында чишмәләр бәреп чыкты. Безнең алда илкүләм проектларны дәвам иттерү бурычы тора. Биологик су чистарту корылмаларын төзү, елга-күлләрне саклау эшләрен дәвам иттерәчәкбез. Моның өчен күп кенә Татарстан объектларын федераль программаларга кертергә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез