Газетага язылу

Чувашиядә иртәнге БПЛА һөҗүменнән соң зыян күрүчеләр саны 9га җитте

Чувашиянең башкаласы Чебоксарда иртәнге БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә 9 кеше зыян күргән. Республика башлыгы Олег Николаев хәбәр иткәнчә, барлык зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтелә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Иртәнге дошман һөҗүме нәтиҗәсендә, кызганычка каршы, 9 кеше зыян күрде. Барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә», – дип язган ул.

Олег Николаев билгеләп үткәнчә, коткару хезмәтләре бик оператив рәвештә эш иткән һәм килеп чыккан янгынны сүндергән, бу аның киңрәк таралуын һәм тагын да зур зыян салуын булдырмаска мөмкинлек биргән.

Хәзерге вакытта хәл хакимият контролендә, гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча эшләр алып барыла.

Татарстанда 06:15 сәгатьтән 09:12 сәгатькә кадәр БПЛА куркынычы режимы гамәлдә булды. Шулай ук, Казандагы аэропортта чикләүләр кертелде. Чикләүләр гамәлдә булган вакытта Казангә очкан бер самолет запас аэродромга күчерелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре