Чыдасын кесәң. Базар түгел – маркетплейс!

Базар түгел маркетплейс! Халык хәзер аяк ардырып кибеттә йөрү урынына онлайн кибет «ишек»ләрен ачу ягын хуп күрә. Өйгә үк китереп бирү мөмкинлеге булганда, нишләп әле артык селкенергә, шулай бит?! Әмма онлайн кибетләрдә күп «йөрү»гә чик куймагайлары.

Россия Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков, илдә үз-үзеңә кредит алуны тыйган кебек, маркетплейсларда сатып алуларга да билгеле бер чик куярга тәкъдим итә. Бу кешенең кесә ягын да кайгыртыр иде, дип саный ул. Ник дигәндә, сер түгел, андый кибетләрдә күпләр шактый акчасын калдыра. Чик кую яисә тулысынча тыю кешеләргә үз чыгымнарын контрольдә тотарга ярдәм итәчәк, янәсе. Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы Даванковның бу тәкъдимен инде хуплаган да. Кем әйтмешли, ә бәлки?..

Сүз уңаеннан, онлайн кибетләрдә нәрсә саталар һәм нәрсә сатып алалар соң? «Seller24» аналитиклары ачыклаганча, 2024 елда россиялеләр маркетплейслар аша тәм-томнар, сәламәт туклану товарлары, бакалея, чәй, каһвә сатып алган. Бу – ашау-эчү юнәлешендә. Моннан тыш иң күп заказлар Кырым косметикасына, Корея һәм профессиональ косметикага, җирле брендлар тәкъдим иткән киемнәргә, автомобиль кирәк-яракларына (хәтта аккумулятор!), вак-төяк көнкүреш техникасына, йорт хайваннары өчен киемнәргә, балалар товарларына туры килә.

(акцент) Маркетплейсларда уртача чек 2023 елдагы күрсәткечләр белән чагыштырганда 18 процентка арткан – 2116 сум.

Шопоголизм дигәннәре маркетплейслар барлыкка килү белән кешеләрдә көчәйде генә. Психолог Алинә Малинина шундый фикердә.

– Онлайн кибетнең өстенлеге нидә? Монда кеше белән шәхси контакт урнаштырасы юк. Ягъни тере килеш аралашырга кирәкми. Кешеләр хәзер җанлы сөйләшүдән шүрли, – дип аңлатты ул. – Өйдә утырган килеш кенә җаның теләгән нәрсәне сатып алырга мөмкин. Бу фактор да кешегә рәхәтлек бирә. Онлайн шопоголизмда уңай хисләр бирә торган сәбәпләр күбрәк. Шул рәвешле кешеләрдә дофамин, эндорфин бүленеп чыга, бәйлелек барлыкка килә. Әмма бәйлелек, иртәме-соңмы, күңелсез тәмамланачак. Чөнки кеше үзен акчасын күп бетергәне өчен гаепле тоя башлый.

Кайбыч районының Кошман авылында яшәүче Гөлсирә Гарифуллина инде гадәти кибетләрдә кием-салым сайлауның ни икәнен дә оныткан.

– Маркетплейсларда ни генә юк бит! Ошамаганын, туры килмәгәнен кире кайтарырга була, бик җайлы, – ди ул. – Үземә дә, кызым белән улыма да маркетплейслар аша кием-салым сатып алганым бар. Сайлый белергә кирәк, дим мин. Бик сыйфатлы кибетләргә дә, акция, зур ташламалар тәкъдим иткән кибетләргә дә еш юлыгам. Күптән түгел флис костюм, язга аяк киеме һәм вафли пешерә торган җайланманы маркетплейс аша сатып алдым. Сыйфаты бер дигән.

Казандагы лизинг белән шөгыльләнә торган оешмаларның берсендә эшләүче Юлия Зиннурова – онлайн сәүдәнең чын фанаты.

– Әле менә кичә генә янә 2 мең сум акчамны бетердем. Бер танылган маркетплейста бер сәгать йорт кирәк-яраклары җыеп утырдым. Әйтик, ташлама белән кер юу өчен гель, ишек төбенә куярга келәм, биткә маскалар, – дип сөйләде ул. – Мин онлайн кибетләрнең бары тик уңай ягын гына күрәм. Анда бит еш кына ташламалар була. Сатучылар да төрле отышлы тәкъдимнәр белән сөендереп тора. Андый кибетләрдә сайлау мөмкинлеге күбрәк дип уйлый мин.

Динә Гыйльманова туачак баласына киемнәрне дә, караватны да маркетплейстан алган.

– Менә әле комод белән колясканы да шуннан гына алыргамы әллә дип торабыз. Ташламалар чорына туры килсәк, бигрәк тә яхшы бит. Акчаны янга калдыруның бернинди ояты юктыр аның. Онлайн сатып алулар ошый миңа. Үземне акчаны әрәм-шәрәм итәм дип тә, шопоголик дип тә санамыйм. Кирәген генә, тикшереп кенә алам, – ди булачак ана. – Азык-төлек, даруларны андый кибетләрдән алганыбыз юк. Ә менә көнкүреш кирәк-яраклары өчен бер дигән урын инде ул.

САН

* Татарстанда интернет-сәүдә базарының гомуми күләме 178 млрд сум белән бәяләнә. Бу үткән ел белән чагыштырганда 44 процентка күбрәк һәм ваклап сату күләменең 11 процентын тәшкил итә (бер ел элек 8,8 процент иде).

* Илнең иң зур маркетплейсларыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2020–2023 еллар аралыгында россиялеләрнең онлайн сатып алуларга киткән чыгымнары – 4 тапкыр, ә инде 2024 елда икеләтә арткан. Шул ук вакытта ил халкының 54 проценты ай саен маркетплейсларда 5 меңнән 20 мең сумга кадәр акча сарыф итә, ә россиялеләрнең 47 проценты хезмәт хакларының өчтән бер өлешенә кадәр онлайн шопингка тота.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре