Чын һәм ясалма дөнья: кешелеккә урын калырмы?  

Спайк Джонзның “Она”("Her") һәм Крис Коламбусның “Двухсот летний человек”("Bicentennial Man") фильмнарын карау чынбарлык белән виртуальлек арасындагы чикләр турында уйланырга этәрде. Яшен тизлегеннән дә тизрәк тормышыбызга кереп килә торган ясалма фәһем чорында кешелеккә һәм хисләргә урын калырмы соң?

“Она” Спайк Джонзның 2013 елда тешерелгән фантастик мелодрамасы. Бу фильм ясалма фәһемнең инде хисләр дөньясына үтеп керүен күрсәтә. Ул гади фантастик мәхәббәт киносы гына түгел, ә цифрлы чорда кеше эмоцияләрен тирәнтен өйрәнүне чагылдыра.

Фильм хатыныны белән аерылышкан  Теодор турында. Ул заказга  күңелгә тия торган хатлар язу белән шөгыльләнә. Ир эшен җиңеләйтү өчен ясалма интеллект белән эшләүче яңа оператив система – Самантаны сатып ала.  Саманта ягымлы хатын-кыз тавышлы, Теодорга эшендә ярдәм итә, аның белән уйный, музыка тыңлый, шул ук вакытта пляжга, чараларга "йөри", аңа эмоциональ ярдәм күрсәтә. Вакыт барган саен Теодорга тормыштагы хатын-кызлар белән аралашу  кызыксыз һәм кыен булып тоела. Аны алар никтер аңламыйлар, ә Саманта аны аңлый һәм һәрчак ярдәм итә. Бу һәрдаим ярдәм һәм аңлау Теодорны ясалма фәһемгә бәйли. Аларның мөнәсәбәтләре романтик дәрәҗәгә күтәрелә, аннан соң чын мәхәббәткә әйләнә. Теодор үзен бик бәхетле хис итә.

Ләкин соңрак Теодор Самантаның ясалма интеллект булуын кабул итү кыенлыклары белән очраша. Чөнки аның "сөйгәне" башкалар белән дә аралаша, романтик мөнәсәбәтләр "кора". Ә соңрак Саманта кешелек аңлап бетерә алмый торган дәрәҗәгә үсеп, Теодорны хисләре белән ялгызы калдыра. Ясалма дөнья белән мавыккан ир бөтенләй ялгыз кала, бәргәләнә, аның җанын бушлык били. Бәйлелек һәм иллюзияләр тудырган ясалма фәһемнәрне дөрес максатта кулланмау аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин шул.

Фильм фантастик тарих кына түгел, бу кино-кисәтү. Чөнки  Фатих Әмирханның чыбыксыз телефоннары бүген тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелгәнен искә алсак, киләчәктә ниләр буласын күз аллавы кыен түгел. Виртуаль белән чынбарлык арасындагы чикләрнең сөртелә баруы көннән-көн әлеге фильмдагы күренешләрне якынайта сыман.

"Двухсот летний человек"ны  Крис Коламбус 1999 елда  фантастик комедия-драма буларак төшергән.

Фильм Эндрю исемле робот турында, анда  кешеләр өйдә этләр яки мәчеләр үстерү урынына, роботлар сатып ала. Мартиннар гаиләсе дә NDR‑114 исемле яңа буын роботын –  Эндрюны сатып ала, ул көндәлек йорт эшләрен башкару өчен программалаштырылган. Башта ул эшләр йөкләнгән робот булса да, тиздән Эндрю иҗади акылын, юмор хисен, белемгә омтылышын  һәм аңлы булуын күрсәтә. Бу сыйфатлар аны башка роботлардан аера, аны гаилә әгъзасы итеп кабул тә башлыйлар. Эндрю машинадан кешегә әйләнү юлы үтә: ул сәнгать, фән белән кызыксына физик һәм эмоциональ яктан үзгәрә. Эндрю үзенең тәнен һәм системасын модификацияләп, биологик яктан кешегә якыная.

Тора-бара робот үзен машина түгел, ә шәхес дип танырга омтыла һәм ахыр чиктә кеше булырга тели. Бу максат белән ул хәтта кешеләр сыман үлемгә дә әзер була. Хуҗасының кызына гашыйк булып, соңрак аның үлеменнән соң аңа охшаган  оныгына гашыйк робот,  рәсми рәвештә кеше буларак таныла. Соңрак ул да сөйгәне бакыйлыкка күчкәндә бу дөньядан китә.

Фильм – кешелек, вакыт, мәхәббәт һәм тормыш мәгънәсе турында уйландыра торган әкият. Тик хисләр, шәхси чикләргә дә роботлар үтеп кергән заманнан ни көтәргә?

Бу  ике фильм да ясалма фәһем турында гына түгел, ә кешеләр турында. Ул үзара аңлашуга,  кирәклеккә һәм мәхәббәткә  ихтыяҗның көннән-көн артуын күрсәтә. Кешегә кеше кирәк, ә ясалма дөнья чын хисләрне һәм чын йөрәкне берничек тә аңлый алмас шул.

Регина Гыйниятуллина

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре