Батырлар өчен бүләкләр дә алдан ук әзер иде. Үз категориясендә җиңү яулаганнарга-суыткыч. Абсолют батырга — тәкә һәм Татарстан Президентыннан бүләк — машина. Дагыстан батырлары көчлелеге һәм бил алышу осталыгы буенча аерылып тора.
Нәтиҗәдә, абсолют батыр исеменә Махачкала көрәшчесе Хайбула Магомедов лаек булды. Президент бүләген аңа Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Дагыстан Хөкүмәте җитәкчесе Артём Здунов тапшырды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Фикер өстәү
Фикерегез