Бүген Бөгелмә хакимиятенең зур залында бишенче чакырылыш шәһәр советы депутатларының беренче утырышы узды. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе – яңа шәһәр башлыгын сайлау булды. Утырышта ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов катнашты.
Яңа шәһәр советы составына 20 депутат керде, аларның барысы да утырышта катнашты. Көн тәртибендә биш мәсьәлә каралды.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Вячеслав Наумов шәһәр советы депутатлары сайлау йомгакларын ясады. Аннары «Бердәм Россия» депутат фракциясе җитәкчесе Галина Дулова Дамир Фәттахов кандидатурасын шәһәр башлыгы вазифасына тәкъдим итте. Ачык тавыш бирү барышында депутатлар аның кандидатурасын бертавыштан хуплады.
Депутатлар арасыннан Ирина Белова шәһәр башлыгы урынбасары итеп билгеләнде, ул шулай ук Бөгелмә муниципаль берәмлеге вәкиле итеп Бөгелмә муниципаль районы Советына сайланды. Утырышны йомгаклап, депутатлар шәһәр советының дүрт даими комиссиясе составын раслады, алар совет компетенциясе кысаларында мәсьәләләрне алдан карау һәм әзерләү белән шөгыльләнәчәк.
Шуны билгеләп үтик, 14:00 сәгатьтә Бөгелмә район советы утырышында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы сайланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез