Дамир Садретдинов: “Хәзер җәмәгать урыннарында һәм урамда күпкә куркынычсызрак”

Хәзер җәмәгать урыннарында һәм урамда күпкә курыкынчсызрак: соңгы 20 елда республикада моңа бәйле җинаятьләр саны иң аз күләмдә теркәлгән. Бу хакта Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында Татарстан буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов әйтте.

“Былтыр шәхескә каршы, шул исәптән тормышка һәм сәламәтлеккә каршы кылынган җинаятьләр саны рекорд күләмдә аз теркәлде. Һәрхәлдә, соңгы утыз елда мондый хәлнең булганы юк иде. 2024 елда шәхескә каршы 5059 җинаять кылынган. Чагыштыру өчен, 2023 елда әлеге күрсәткеч 5672 не тәшкил итте”, – диде министр.

Дамир Садретдинов әйтүенчә, милеккә каршы кылынган җинаятьләргә бәйле дә уңай вазгыять күзәтелә. “Талау, урлау, фатирны басып алу, автомобиль урлау очраклары азрак теркәлде. Аерым алганда, былтыр 365 урлау очрагы теркәлсә, 2023 елда әлеге сан 467 не тәшкил итте. Хәзер җәмәгать урыннарында һәм урамда күпкә курыкынчсызрак. Соңгы 20 елда республикада моңа бәйле җинаятьләр саны иң аз күләмдә теркәлде”, – диде министр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре