Данис Шакиров: «Татарстан кыю, тәвәккәл адымнар белән алга атлый»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына юлламасыннан соң үз фикерләре белән уртаклашты.

«Татарстан кыю, тәвәккәл адымнар белән алга атлый. Бербөтен татар дөньясы турында әйткәндә, аның барлык эшләре һичшиксез, Татарстанга барып тоташа. Бөтен дөнья татарлары Татарстан тирәсендә тупланды. Татарстан Рәисе безнең эшчәнлеккә һәрдаим ярдәм күрсәтеп тора, барлык проектлар да хупланыла, милләтне үстерү өчен республикада бик күп мөмкинлекләр булдырылган. Шунысы да куанычлы, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан тәкъдим ителгән Тукай елы хупланды. Әлбәттә, һәр милләтне шәхесләр билгели. Тукаебыз – ул безнең татар дөньясы символы», – диде ул.

Данис Шакиров 2025 елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган «Милләт җыены»н үрнәк буларак мисалга китерде.

«Бөтендөнья татар конгрессының төп чарасы буларак «Милләт җыены»н аерым ассызыклыйсым килә. Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән милләттәшләребезнең Казанда очрашуы зур чара булды. Ике корылтай арасында булган җыелышта стратегик юнәлешләрне билгеләү, көнүзәк проблемаларны күтәрү, бергә чишелеш юлларын эшләү бик мөһим», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе минниханов Раис

Көн хәбәре