Газетага язылу

Дарулар, анализлар өчен салым чигерүен кайтарып буламы?

«Миндә яман шеш, беренче группа инвалидлык бирделәр. Пенсиядә булсам да, авырый башлаганчы эшләп йөри идем. Хәлем авырайгач, китәргә туры килде. Даруларга, анализларга бик күп акча тотыла. Шуларның салым чигерүен кайтарып булмый микән?» дип сораган Казанна укучыбыз Алсу Галләмова.

Татарстан буенча 5 нче салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин:

 

– Кызганыч, әлеге вакытта беркайда да эшләмәгәнлектән, сез салым чигерүен кайтара алмыйсыз. Ләкин моны сезнең балаларыгыз эшли ала. Тик аларның рәсми төстә эшләүләре кирәк. Даруларга тотылган акчаның бер өлешен кайтару өчен салым инспекциясенә документлар тапшырганда чеклар белән бергә табиб биргән рецептны да алып килергә онытмагыз.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре