9 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Республикада 4 меңнән артык кеше «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында яңа һөнәрле булган
Татарстан Республикасы «Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында төбәк халкы бушлай яңа белгечлек үзләштерә яки квалификациясен күтәрә ала, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстан «Хәләл» комитеты һәм Мәскәү экспорт үзәге хезмәттәшлек турында килеште
Мәскәүдә узучы «Алтын көз» XXVIII Россия агросәнәгать күргәзмәсендә Мәскәү экспорт үзәге һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу хакта комитетның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
МӨҺИМ
Санаганны ярата: киләсе елда илдә яшәүчеләрнең реаль кереме артачак
Кесәгезне зуррак итеп ачып куегыз: киләсе елда илдә яшәүчеләрнең реаль кереме 1,4 процентка артачак, дип фаразлана. Пенсия һәм пособиеләрне дә арттырырга вәгъдә иткәннәр. Рәсми рәвештә эшләүчеләрнең хезмәт хакы быел да артты анысы. Тик моны акча янчыгы гына сизмәде кебек, итәк-җиңнәрне торган саен ныграк җыярга туры килә. Акчаның җитәсе бармы? Киләсе елда гаилә казнасын ни көтә?
-
Яңалыклар
Казанда мотоцикл катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны җиде тапкырга арткан
Казанда мототранспорт катнашындагы аварияләрдә һәлак булучылар саны җиде тапкырга арткан. Бу хакта Казан Башкарма комитетының Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
КФУда татар телен бушлай өйрәнү курслары башланды
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен оештыру җыелышы узды. Бу хакта дәресләрне оештыручыларга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?
Бүген, 9 октябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы саклана, температура тагын бераз күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.