15 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Россиядә кайбер пенсионерлар декабрь аенда ике пенсия алачак
Россиядә пенсияләрен ай башында алучы пенсионерлар декабрь аенда ике ай өчен түләү алачак. Бу – декабрь һәм гыйнвар өчен берьюлы ике пенсия түләве булачак, дип хәбәр итте РИА Новостига РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Татарстан быел 550 миллион долларлык авыл хуҗалыгы продукциясен экспортка озатачак
Быел Татарстан 550 миллион долларлык агросәнәгать комплексы продукциясен экспортка озатырга ниятли. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов Казанда «ТАЙМ: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» II Россия-Һиндстан бизнес-форумы секциясендә хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Эльмира Зарипова «ТАЙМ» форумында кадрларның структур кытлыгы турында сөйләде
Тулаем Россиядә һәм Татарстанда эшче кулларга кытлык күзәтелә, шул ук вакытта, Һиндстанның демографик профиле эшкә сәләтле, мотивацияле һәм квалификацияле белгечләр тәкъдим итә.
-
Яңалыклар
Бюджет турындагы закон проекты 19 октябрьдә беренче укылышта карала
Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы 19 октябрьдә сәгать унда ачыла. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 18 мәсьәлә, шул исәптән 12 Татарстан Республикасы закон проектын карарга планлаштыра.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Россиянең энергетика министры Сергей Цивилев белән очрашты
Бүген «Россия энергетика атнасы» халыкара форумы мәйданчыгында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясенең энергетика министры Сергей Цивилев белән очрашуы узды. Төп тема республиканың генерацияләү куәтләрен һәм электр челтәре комплексын модернизацияләү мәсьәләләре булды.
-
Яңалыклар
Казан белән Шанхай арасында йөк авиаэлемтәсе ачылды
China Eastern Airlines компаниясе Казан-Шанхай маршруты буенча даими йөк авиаэлемтәсе ачты. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Россия энергетика атналыгы» чараларында катнашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов – эш сәфәре белән Мәскәүдә. Сәфәрнең төп максаты – IX «Россия энергетика атналыгы» халыкара форумында катнашу.
-
Яңалыклар
Арча районында Казансу елгасын саклау өчен 5 мең төп агач утыртылачак
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә һәм СИБУР компаниясе ярдәме белән Казансу елгасы буенда урман утыртмалары булдыру проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә.
-
МӨҺИМ
Вакыт ачкычы табылды: Татарстан башкаласында «ТАЙМ» II Россия–Һиндстан бизнес-форумы уза
Казан вакыты, халыкара хезмәттәшлек һәм һинд чәе. Татарстан башкаласында «ТАЙМ» II Россия–Һиндстан бизнес-форумы уза.
-
Яңалыклар
«Авыл уңганы» бәйгесенең җиңүчесе билгеле
«Авыл уңганы» бәйгесендә катнашучылар өчен тавыш бирү төгәлләнде.
-
Яңалыклар
Казанда караваттан егылып баш сөягенә зыян килгән балага операция ясаганнар
Балага күз колак булып тормасаң, берәр нәрсә буласын көт тә тор. Өйдә булганда бигрәк тә.
-
МӨҺИМ
Бурдан да калмый: алданучылар саны артмаса да, зыян күләме кимеми
Эт өрә тора, бүре йөри тора: бу елның гыйнвар–сентябрь айларында мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрнең 3,8 миллиард сумга якын акчасын урлаган. Кесәгә кереп кенә калмыйча, җинаять юлына да этәрәләр. Казанда бер үсмер егет, кыз белән танышам дип, мошенниклар тозагына эләккән. Бүгенге тынгысыз заманда белгечләр балаларга аеруча да игътибарлы булырга киңәш итә. Мошенниклардан ничек сакланырга?
-
Яңалыклар
«ТАЙМ» форумында шахмат буенча дуслык кубогы узды
Россия сенаторы, халыкара гроссмейстер һәм күп тапкыр дөнья чемпионы Сергей Карякин «ТАЙМ» II Россия-Һиндстан бизнес-форумының спорт программасында катнашты. ЦУМда шахмат буенча дуслык кубогы узды.
-
Яңалыклар
Бу елның 9 аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң күп бозган республика оешмалары исемлеге билгеле
Татарстан Республикасының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе 2026 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр республика предприятиеләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар буенча яңартылган статистиканы тәкъдим итте. Мониторинг юридик затларның юлларда иминлек өчен җаваплылык дәрәҗәсен күтәрүне максат итеп куя.
-
Яңалыклар
Казанда «Алга! Поехали!» еллык премиясе уза
Казанда «Алдынгылар хәрәкәте»нең «Алга! Поехали!» еллык премиясе узачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 50 миллион су күләмендә грант билгеләгән.