“Татар-информ”да Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан матбугат очрашуы узды. Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова Татарстан кибетләрендәге азык-төлекнең сыйфаты турында сөйләде.
Сыйфат дәрәҗәсен ачыклау өчен, алар махсус рәвештә республика кибетләрендә йөреп, Татарстанда яшәүче һәр кешенең кулланучы кәрзиненә керә торган азык-төлекне сатып ала.
– Тикшерүләр уздырганда, без гадәти сатып алучылардан аерылмыйбыз. Быел шул рәвешле 232 берәмлек товар тикшердек. Болар – сөт продуктлары, икмәк-күмәч ризыклары, ярмалар. Нәтиҗәдә, 53 берәмлек продукт яраксыз дип табылды. Бу барлык тикшерүләрнең 23 проценты дигән сүз, – диде Розалия Арсланова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез