Дәүләт автоинспекциясе буран аркасында ерак юлга чыгуны кичектереп торырга киңәш итә.
Синоптиклар фаразлавынча, бүген һәм иртәгә Татарстанда юеш кар, буран булуы көтелә. Җил тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Юлларда кар көртләре, бозлавык сакланачак.
Шул сәбәпле Дәүләт автоинсекциясе машина йөртүчеләргә ерак юлларга чыгуны кичектереп торырга киңәш итә.
"Юлда күз күрүе начар булган шартларда куркыныч маневрлар ясаудан сауланырга кирәк. Каршы як полосага чыгу аеруча куркыныч. Һава шартларын һәм юлдагы вәзгыятьне исәпкә алып, тизлекне дөрес сайларга кирәк", - диелә рәсми хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез