Газетага язылу

Дәүләт автоинспекциясе, һава торышы начар булу сәбәпле, халыкка ерак юлга чыкмаска киңәш итә

Бүген, 30 гыйнварда, Татарстанда көчле кар яву, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитүе, күрү мөмкинлеге 1000 метрдан да кимрәк булган буран, бозлавык һәм юлларда кар көртләре булуы фаразлана.

Юллардагы катлаулы шартлар аркасында, хәрәкәт иминлеген тәэмин итү максатыннан, транспорт чаралары өчен вакытлыча хәрәкәт чикләүләре кертелергә мөмкин. Татарстанда Алексеевск – Әлмәт түләүле автомобиль юлы буран сәбәпле һаман да ябык.

Дәүләт автоинспекциясе халыкка торак пунктлардан чыкмаска һәм мөмкин булганча шәхси автомобильләрдә йөрүдән баш тартырга киңәш итә.

Башкалада да юлларда катлаулы вазгыять саклана. Иртән шәһәрдә бөкеләр 9 баллга җитте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре