Газетага язылу

Дәүләт бәйрәме көннәрендә болытларны ничек таратуларын аңлаттылар

Яңгыр болытларын гадәттә дәүләтнең төп бәйрәме көннәрендә – 9 Майда һәм 12 июньдә куып тараталар. Россия Гидрометеоүзәге белгече Людмила Паршина «РИА Новости» хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, һава торышы бәйрәм уздыруга тискәре йогынты ясау ихтималы булганда шундый чара кулланыла.

Уңай һава шартларын булдыру ысуллары «Росгидромет»та инде 1990 елда ук эшләнеп, 1995 елдан киң кулланыла башланган. Катлы-катлы болытларны куып тарату өчен йодлы көмештән файдаланыла: аны самолеттан сиптергәндә, болытлар суынып, дым бер урынга туплана һәм хәрәкәтсез кала.

Белгеч аңлатып үткәнчә, яңгыр болытларын куу өчен, йодлы көмештән тыш, сыек азот, коры боз һәм башка реагентлар кулланыла. Болар явым-төшемне алданрак – башка урында һәм кимрәк яудыру мөмкинлеге бирә.

Паршина әйтүенчә, реагентлар, дымны бер урынга туплап, болытлар бәйрәм уздырыласы урынга килеп җиткәнче үк яңгырның явып куюына китерә. Шул рәвешле атмосфера фронты хәрәкәтен асылда туктатуга ирешелә. Аның сүзләренә караганда, мондый эшләр бәйрәм уздырылырга 1-1,5 сәгать кала, кояшлы һава булырга тиешле ноктадан 50-150 чакрым ераклыкта башкарыла.

Людмила Паршина шулай ук болытларны таратуның шактый зур чыгым таләп итүен, ләкин иминлек бәһасен акча белән генә үлчәп булмавын билгеләп үткән. Аның әйтүенчә, Җиңү парадын уздырганда самолетларга, явым-төшемнән бигрәк, томан, болытларның түбән һәм күз күременең начар булуы комачаулый. Белгеч басым ясап әйткәнчә, чараларга әзерләнгәндә иң элек нәкъ менә иминлек мәсьәләсе күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре