Газетага язылу

Дәүләт Думасы депутаты энергетикларны бары тик даруханәләрдә генә сатарга тәкъдим итте

Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Солтан Хамзаев энергетик эчемлекләрне бары тик даруханәләрдә генә сатарга тәкъдим итте. Бу хакта «Риа-Новости»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

РИА Новости агентлыгы белән әңгәмәсендә ул башта энергетикларның спортчы-экстремаллар өчен тәгаенләнгән булуын, әмма хәзер аларны азык-төлек кибетләрендә сатуларын һәм газлы су кебек рекламалауларын искәртте. Депутат сүзләренчә, халыкара тәҗрибә мондый эчемлекләрне бары тик даруханәләрдә генә сатуны күздә тота.

Хамзаев билгеләп үткәнчә, энергетикларны балаларга сату тыелган инде. Аның фикеренчә, бу мөһим чара булган, әмма алга таба барырга кирәк. Ул энергетик эчемлекләрне йөкле хатын-кызларга сатуны тыярга тәкъдим итте һәм мондый чикләүләр гамәлгә керүнең сроклары турындагы сорауның ачык калуын искәртте.

Моңа кадәр Дәүләт Думасы балигъ булмаганнарга энергетиклар саткан өчен 500 мең сумга кадәр штрафка тарту турындагы законны хуплаган иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре