Дәүләт Думасы ел буе хәрби хезмәткә чакыру турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте

Дәүләт Думасы беренче укылышта закон проектын кабул итте, ул ел буе хәрби хезмәткә чакыру мөмкинлеген бирә, дип яза ТАСС.

Яңалык буенча, ел буе медицина тикшерүе, һөнәри психологик сайлап алу һәм чакыру комиссиясе утырышлары узачак. Шул ук вакытта, хәрби хезмәткә озату елга ике тапкыр булачак – 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр.

Инициатива авторлары шулай ук гражданнарның аерым категорияләре өчен хәрби хезмәткә озатуның махсус срокларын билгеләргә тәкъдим итә. Мәсәлән, кыр эшләрендә катнашучы авыл халкы 15 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр, мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре 1 майдан 15 июльгә кадәр, ә Төньякның аерым районнарында яшәүчеләр 1 майдан 15 июльгә кадәр яки 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр хезмәткә озатылачак.

Закон проектына аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, яңалык «чакыру пунктларына йөкләмәне тигез бүләргә һәм гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру сыйфатын күтәрергә» мөмкинлек бирәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре