Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Дәүләт Советын 30 еллыгы белән котлады

Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Дәүләт Советын 30 еллыгы белән котлады.

- Хөрмәтле коллегалар! Сезне Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 30 ел тулу уңаеннан котлыйм.

Дәүләт Советы шушы еллар эчендә республиканың төрле яклы үсешен, югары дәрәҗәдә социаль-икътисадый күрсәткечләргә ирешүен закон нигезендә тәэмин итәрдәй хокукый база булдырды. Депутатлар, сайлаучылар мәнфәгатьләрен кайгыртып, төбәктә яшәүчеләр өчен мөһим мәсьәләләрне хәл кылуга юнәлдерелгән эш алып бара. Алар мәгариф, сәламәтлек саклау, җирле үзидарә өлкәләрен камилләштерүгә, инвестицияләр җәлеп итү өчен, сәнәгатьтә, энергетика, төзелеш комплексы, авыл хуҗалыгында киң колачлы проектларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыруга ярдәм итә.

Татарстан алдындагы бурычларны үтәү, кешеләрнең тормышын яхшырту башлыча законнар иҗат итү эшчәнлеге сыйфатын яхшыртуга бәйле. Сезгә яңа уңышлар һәм яңа үрләр телим! - диелә котлауда.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре