Россия акрынлап дүрт көнлек эш атнасына күчәргә мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасының хезмәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов РИА Новостига биргән интервьюда белдерде. Аның сүзләренчә, мондый үзгәрешләр яңа технологияләр һәм яңа мәшгульлек формаларын актив кертү нәтиҗәсендә мөмкин.
«Күпмедер вакыттан без дүрт көнлек эш атнасына да күчәчәкбез, әмма катгый регуляторикасыз, акрынлап», – дип билгеләде Нилов.
Ул ассызыклаганча, киләчәктә сыгылмалы мәшгульлек формаларын (шул исәптән дистанцион форма), шулай ук технологияләр һәм яңа чараларны киңрәк файдалану хисабына россиялеләрнең ял итү өчен күбрәк вакыты булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез