100 мең сумлык пенсиягә дәгъва кылу өчен бөтен хезмәт эшчәнлеге дәвамында югары хезмәт хакы алып эшләргә кирәк.
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Парламентчы аңлатып үткәнчә, Хезмәтне оештыру халыкара конвенциясе нигезендә, пенсия хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итәргә тиеш.100 мең сум – 40 процент икән, димәк, мондый пенсия алу өчен гомер буе зур хезмәт хакы алып эшләү таләп ителә.
Бессараб пенсия күләмен арттыру өчен акчаны озак сроклы саклау программаларында катнашырга киңәш иткән. Аның әйтүенчә, дәүләт озак сроклы счетка өстәмә рәвештә 360 мең сум салырга ярдәм итә. Бу исә пенсияне арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Депутат шулай ук хезмәт хакын “конвертта” алмауның мөһимлеген басым ясап әйткән. Бу очракта эш бирүче бөтен хезмәт эшчәнлеге чоры өчен иминият взносларын тулы күләмендә күчереп барачак. Шул рәвешле хезмәткәрнең пенсиясе тиешенчә исәпләнеләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез