Депутат сүзләренчә, хәзерге көндә ир-атларның бала туган вакытта катнашу мөмкинлеге бар, әмма әти кешегә хатынына бала туганнан соң беренче көннәрдә ярдәм итәр өчен өстәмә түләүле ялга чыгу мөмкинлеге юк. Хәзер берничә чикле вариант бар: ир-ат хатынының декрет ялы вакытына туры китереп еллык түләүле ялын ала ала, шулай ук бала туу сәбәпле биш көннән артмаган түләнми торган ял алу хокукы бар.
Башлангыч проект әтигә, ана белән беррәттән, бала туу һәм бала белән бәйле өстәмә түләүле ял бирүне күздә тота.
Моңа кадәр депутатлар Яңа ел төнендә эшләгән өчен өстәмә ял бирүне тәкъдим иткән иде. Гамәлдәге законнарга ярашлы, бәйрәм көннәрендә эшләү күбрәк түләү яки эшләнгән көн урынына башка ял көне алуны күздә тота. Шуңа да карамастан, депутатлар мондый мөһим мәдәни һәм гаилә бәйрәмендә хезмәткәрләрне җәлеп итүне өстәмә рәвештә дәртләндерергә кирәк дип саный.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез