Дәүләт Думасында МРОТ күләмен 1 гыйнвардан 123 процентка арттырырга тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасында киләсе елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 50 мең сумга җиткерергә тәкъдим иткәннәр. Бүгенге МРОТ күләменнән (22 440 сум) 123 процентка зуррак сан бу. Дума депутаты Сергей Миронов шундый тәкъдим белән чыккан, дип яза “РИА Новости”.

“Закон проектында 2026 елның 1 гыйнварыннан МРОТны аена 50 мең сум күләмендә билгеләү тәкъдим ителә”, – диелгән аңлатма язуында.
Миронов фикеренчә, 50 мең сум – кешеләргә үзләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкинлеге бирердәй сумма. Аның басым ясап әйтүенчә, бәяләр 2022 елдан бирле артканнан-арта, шуңа күрә хезмәткә түләүнең минималь күләмен дә яңадан карарга кирәк.
“Справедливая Россия – За правду” партиясенең матбугат хезмәте хәбәренә караганда, тәкъдим ителгән закон проектын инде бүген үк карап тикшерүгә чыгарачаклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре