Сәнәгать оешмаларында эшләүчеләргә ипотека өчен ташламалы шартлар яки торакка процентсыз бурыч бирергә кирәк. Бу фикерне Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев әйтте, дип яза «Абзац» басмасы.
Парламентарий фикеренчә, бу чара эшче һөнәрләрнең абруен арттырырга, кадрларга кытлыкны киметергә һәм квалификацияле белгечләр килүне тәэмин итәргә булышачак.
«Практика күрсәткәнчә, мондый чаралар элек уңышлы кулланылды. СССРда завод эшчеләренә оешмада озак вакыт эшләү шарты белән фатирлар бирелгән. Бу эшчеләр санын гына арттырып калмаган, ә гаилә династияләре дә булдырган», – ди депутат.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез