Россия сәясәте кырында сөенечле хәбәрләр дә, көенечлеләре дә бар. Трампның «җимергеч санкцияләре» кертеләсе 8 августка санаулы гына көннәр калганда, Американың халыкара мөнәсәбәтләргә багышланган консерватив журналы National Interest: «АКШ Россия белән җирдә сирәк очрый торган металларга кагылышлы килешү төзергә мөмкин», – дип яза.
Андый килешү Киев белән конфликт тукталган очракта гына ихтимал. Бу яхшы бит инде. Кремль әлегә Трамп алдында тезләнергә җыенмый, шуңа күрә ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр киеренкелеге арта. Америка лидеры, Медведевның ике ил арасындагы атом-төш сугышы турындагы сүзләренә җавап итеп, атом-төш коралы йөртә торган ике су асты көймәсен Россиягә якынайтырга әмер бирде. Бу – билгеле, сәяси демарш кына, ике ил дипломатлары да андый конфликтттан саклану кирәклеген игълан иттеләр.
Сөенечле хәбәрләргә дәүләт корпорацияләрен Мәскәүдән төбәкләргә күчерү турындагы сүзләрне дә кертә алабыз. Моңарчы зур компанияләр офислары Мәскәү белән Санкт-Петербургта гына иде. Җитештерүләре башкаладан меңнәрчә километр ераклыкта булса да, салымны алар Мәскәү бюджетына түләде. Рәсми рәвештә төбәкләрдә теркәлсәләр, төбәк бюджетларын кинәндерәчәкләр. Владимир Путин сүзләре белән әйтсәк, «төбәкләрнең икътисад мөмкинлекләрен ныгытачак» чарага әйләнәчәкләр. Бу – 2024 елда Петербург икътисад форумында Президент куйган максат. Якын киләчәктә йөз җитмешләп дәүләт компаниясе Мәскәүдән төбәкләргә күчәр, диләр.
Икътисад фронтыннан башка хәбәрләр зур өметләр уятмый. Федераль бюджетта бурычларны түләүгә киткән чыгымнар оборона чыгымнарына караганда да, социаль чыгымнарга караганда да тизрәк үсә. Үсү темпы – 3,5 тапкыр. Быелгы бюдежетта, мәсәлән, 3,2 триллион сум әҗәт түләү каралган. Белгечләр бу санны түбәнәйтелгән дип саный, чынлыкта 4 триллион кирәк булачак, диләр. Бурычларның үсүе төп ставкага турыдан-туры бәйле. Төп ставканы төшерү бурычның процентларын түләүне киметә ала, әмма белгечләр аның башка хәвефләр тудырачагын әйтә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез