Газетага язылу

Дәүләт Советында «Динамо» юбилеена багышланган күргәзмә ачылды

Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең бер гасырлык юбилеена багышланган күргәзмә ачылды.

Дәүләт Советында «Динамо» юбилеена багышланган күргәзмә ачылды
Фото: ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте

Уникаль экспонатлар белән Дәүләт Советының унсигезенче утырышына чакырылган парламент депутатлары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре танышты. «Динамо» җәмгыяте — илебездә спортның күп төрләре вәкилләрен берләштергән беренче спорт җәмгыяте, Россиядә әлегә кадәр бердәм коллектив буларак сакланып калган чын мәгънәсендә массакүләм һәм бөтенхалык спорт хәрәкәтенә башлангыч бирде.

Бүген дә «Динамо» Россиянең барлык төбәкләрендә эшләп килүче иң масштаблы спорт оешмаларының берсе булып тора, ә Татарстанда 1926 елда, күп кенә автономияле республикалардан алдарак оештырылган «Динамо» җәмгыяте – аның флагманы. 2023 елда конкурс нәтиҗәләре буенча барлык төбәк оешмалары арасында «Динамо» спорт җәмгыяте илдә иң яхшысы дип танылды. Бу хакта динамолыларның күпсанлы спорт җиңүләре дә сөйли. Шулай итеп, Олимпия уеннарында Татарстанның 74 динамолысы катнашкан, алар 21 тапкыр пьедесталның иң югары баскычына күтәрелгәннәр.

Безнең 200дән артык спортчыбыз Россиянең ил җыелма командалары составына керә. Татарстан Республикасының «Динамо»сы 65 спорт төрен үстерә, һәм бүгенге көнгә кадәр динамолылар даими рәвештә дөнья һәм Европа чемпионатларында, Дөнья кубогында һәм башка зур халыкара турнирларда җиңүче һәм призер булалар. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте структурасына 35 физик культура коллективы керә. Көч министрлыклары һәм ведомстволарыннан тыш, бу Татарстанның кайбер спорт федерацияләре һәм оешмалары. Татарстан Республикасының «Динамо» канаты астында шулай ук алдынгы Динамо клублары һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре, клублар һәм секцияләр үсә. Татарстанда динамолылар саны елдан-ел арта бара.

2022 елда «Динамо» җәмгыяте беренчеләрдән булып махсус хәрби операция башлануга теләктәшлек белдерде. Шул вакыттан бирле «Динамо» җәмгыятенең хезмәткәрләре һәм тренерлар штабы Россия Федерациясе мәнфәгатьләрен һәм намусын яклаучы Россия хәрби хезмәткәрләренә, шулай ук Лисичанск һәм Рубежное фронт яны шәһәрләрендә яшәүчеләргә масштаблы гуманитар ярдәм күрсәтә. Үткәрелә торган эш кысаларында тарихи территорияләрдә спорт үсешенә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Спорт инвентаре белән тәэмин итү, мастер-класслар һәм физик культураны һәм патриотик тәрбияне ныгытуга юнәлдерелгән уртак спорт чаралары оештырыла.

«Динамо» җәмгыяте үзенең гасырлык тарихы дәвамында республиканың һәм илнең күпмилләтле халкы тормышының якты чагылышы булып тора. «Динамо»" спорт талантларын үстерә, халыкның физик яктан тәрбияләүгә, сугыш елларында һәм хәзерге дөньяда илнең оборона сәләтен ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга бәяләп бетергесез өлеш кертте. «Динамо»ның Татарстан бүлеге эшчәнлеге бу тарихның мөһим өлеше булып тора, ул илгә бик күп күренекле шәхесләр бүләк итте. «Динамо» тарихы – көч, хәрәкәт һәм бердәмлек тарихы, бу илебез һәм республикабыз тарихы, ул безнең көннәрдә дә дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре