Дәүләт Советының 54 нче утырышы 6 июньдә узачак

Татарстан Дәүләт Советының 54 нче утырышы 6 июньдә узачак. Республика парламентының Президиум утырышында шул хактагы карар кабул ителде. Депутатлар барлыгы 29 мәсьәләне, шул исәптән, 16 – республика һәм 5 федераль закон проектын тикшерәчәк.

Депутатлар 2023 елда республика бюджеты һәм мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды бюджетының үтәлеше турындагы закон проектларын тикшерәчәк. Көн тәртибендә Татарстанның Бюджет кодексына, җирле үзидарә турындагы, Дәүләт Советы депутаты статусы турындагы, дәүләт милкен хосусыйлаштыру турындагы, урманнардан файдалану турындагы, яшьләр сәясәте турындагы, мәгариф турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектлары бар.
Төп мәсьәләләрнең берсе җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнен билгеләү булачак. Закон буенча Дәүләт Советы депутатларын сайлауны республика парламенты билгели. Аның кайчан узасы сайлауга 90 көннән күбрәк һәм 100 көннән азрак вакыт аралыгында билгеләнергә тиеш. Билгеле булганча, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында сайлауны быелның 8 сентябренә билгеләргә тәкъдим иттеләр.

Президиум утырышында халыкны транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков әйтүенчә, бу тармакта 74,7 мең кеше эшли. Тимер юл транспорты белән 6,6 млн кешене йөрткәннәр, ә һава траснспорты белән 5,8 млн кеше. Татарстандагы автотранспорт предприятиеләре 290 млн кешене йөрткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре