Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унберенче утырышы 17 июльдә узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый караркабул ителде. Депутатлар 11 мәсьәлә, шул исәптән дүрт республика законы проектын, бер федеральзакон проектын һәм төбәкләрнең ике закон чыгаруинициативасын, шулай ук башка мәсьәләләрне карарга планлаштыра.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, гадәттәгечә, көн тәртибендәге мәсьәләләрне карауалдыннан, соңгы вакытта республикада парламент депутатлары катнашында узган берничә мөһим вакыйганы билгеләп үтте, алда торган сайлаукампанияләренә әзерлек мәсьәләләренә аерымтукталды. Парламент башлыгы 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатларынсайлаулар булачагын искәртте. «Безнең өчен бу бикҗаваплы чор, – дип басым ясады парламент җитәкчесе. – Алдагы биш елга без Татарстан Республикасы Рәисен һәм 7,5 меңнән артык җирле үзидарә органнары депутатын сайлыйбыз. Дәүләт хакимиятенең барлык органнары сайлаукампаниясендә актив катнашырга тиеш. Шулай укгражданнар белән аңлату эшен көчәйтергә кирәк».
Алдагы утырышка килгәндә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, көн тәртибенә комитетлар тәкъдиме буенча 11 мәсьәлә кертелә, шул исәптән республиканың дүрт законы проекты, алар барысы да беренче укылыштакаралачак.
ТР Бюджет кодексына, шулай ук кече һәм уртаэшмәкәрлекне үстерү, күпфатирлы йортлардагомуми милеккә капиталь ремонт ясауны оештыру, урманнардан файдалану турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары беренче укылышта каралачак.
Моннан тыш, Дәүләт Советының унберенче утырышында 2024 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында республика Министрлар Кабинеты доклады каралачак. Бу мәсьәлә буенча мәгълүматны мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәкъдим итәчәк.
Хөкүмәт сәгате кысаларында, миграция законнарындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, чит ил эшче көчләренең Татарстан Республикасы территориясендә хезмәт эшчәнлеге өлешендә миграция сәясәтенең актуаль мәсьәләләре турында мәгълүмат биреләчәк.
Моннан тыш, утырышта 2025 елның беренчеяртыеллыгында Дәүләт Советы эшенә йомгакясалачак. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак.
Бүгенге утырышта парламентарийлар балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында республика законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, иҗтимагый тәрбиячеләр институты республикада 15 елдан артык эшли. «Бу вакытэчендә күп эшләр башкарылды, республикада зуртәҗрибә тупланды, илнең башка төбәкләрендәге хезмәттәшләребез дә безнең тәҗрибә белән кызыксына», – дип белдерде Ләйлә Фазлыева.
Хәзерге вакытта Татарстанда исәптә торучы1891 балигъ булмаган балага 1852 җәмәгать тәрбиячесе беркетелгән. Җәмәгать тәрбиячеләренең күпчелеге, Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре (80% тан артыгы). Җәмәгать тәрбиячеләре арасында шулай укбер Дәүләт Советы депутаты һәм 58 муниципальдепутат бар.
Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, җәмәгать тәрбиячеләренең эш системасы үзенең нәтиҗәле булуын исбатлаган. «Җәмәгать тәрбиячеләре белән эшләгәннән соң балигъ булмаганнарның 79%ын уңай нәтиҗә белән исәптән төшерәбез», – диде республика вице-премьеры.
Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров әлеге эшне законнар белән тәэмин итү буенча өстәмә мәгълүмат җиткерде. Ул2009 елдан Татарстан Республикасы буенча Эчкеэшләр министрлыгы инициативасы белән Дәүләт Советының профильле комитеты тарафыннанбалигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында республика законы эшләнүен искәртте. «Бузакон белән безнең республикада балигъбулмаганнарның сукбайлыгын һәм хокук бозуларынкисәтү өлкәсендә социаль сәясәтне камилләштерү, гаиләне һәм балаларны яклау буенча конституционнормаларны гамәлгә ашыру максатларындаиҗтимагый тәрбиячеләр институты булдырылды, – дип билгеләп үтте Александр Чубаров. – Җәмәгать тәрбиячеләре яшь гражданнарны тәртипле һәм җаваплы кешеләр итеп тәрбияләү өчен ныклы нигезсалалар. Татарстан Республикасында җәмәгать тәрбиячеләренең шактый эш тәҗрибәсе тупланган, балигъ булмаганнарның җинаятьчелеген профилактикалауда аларның роле уңай».
Фикер алышуга йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин балигъ булмаганнар белән генә түгел, аларның әти-әниләре, гомумән, гаиләләре белән эшләүнең мөһимлеген ассызыклады. «Җәмәгать тәрбиячеләренә ничек ярдәм итү турында да уйларгакирәк, бу бик мөһим, чөнки сүз безнең республиканың киләчәге турында бара», – дипйомгаклады парламент җитәкчесе.
Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез