Дәүләт торак фонды Татарстанда яңа торакны файдалануга тапшыру планын 43 процентка үтәгән

Дәүләт торак фонды быел республика шәһәрләре һәм районнарында 3274 фатирлы 35 торак йорт төзүне күздә тота. Яңа торакның гомуми мәйданы 161,7 мең квадрат метр тәшкил итәргә тиеш.

Агымдагы ел башыннан бирле 1501 фатирлы 6 йорт файдалануга тапшырылган. Еллык планның 42,7 проценты бу. Яңа фатирлар бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, программада катнашучы предприятиеләр хезмәткәрләренә, яшь гаиләләргә һәм башка категориядәге кешеләргә бирелгән. Барлык фатирлар, сантехника, плитә, исәпләгеч һәм датчиклар белән тәэмин ителеп, тулысынча әзер хәлдә файдалануга тапшырыла.

Бу чаралар “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проектының төп бурычларыннан берсенә – халыкның торак белән тәэмин ителешен үстерүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төзелеш тармагы ил икътисадын үстерүдә мөһим роль уйный. Республикада күп кенә зур объектлар төзелә. Әйтик, Лаешның “Сәйдәш-Юбилейная” микрорайонында 96 фатирлы өч йорт төзелеп килә: хәзерге вакытта аларның әзерлеге 14-40 процент чамасы тәшкил итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре