Татарстан Дәүләт торак инспекциясенә идарәче оешмалар эшеннән канәгатьсезлек белдереп иң еш мөрәҗәгать итүчеләр Әлмәттә яши.
Быел алардан 790 шикаять килгән. Казан халкы 9 тапкыр күбрәк мөрәҗәгать иткән. Әмма Татарстан башкаласында торак фондының гомуми мәйданы да күпкә зуррак. Әлмәттә 100 мең кв. метр мәйданга 21 шикаять туры килә. Казанда бу күрсәткеч 16,9 ны тәшкил итә. Тәтештән килгән шикаятьләр исә 6 тапкырга арткан.
Ә менә Әтнә, Ютазы, Теләче һәм Чүпрәле районнарында яшәүчеләр быел Дәүләт торак инспекциясенә бер генә зарлы хәбәр дә юлламаган. Татарстанда яшәүчеләр барыннан да бигрәк авария-диспетчерлык хезмәтенең эшеннән канәгать түгел.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез