Дәүләт хезмәткәрләренә каникул бирү турында указга кул куелды. Бу указ кемнәргә кагыла?

БРИКС саммиты халыкның бер ишенә ял бүләк итәчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, 2224 октябрь көннәрендә башкалада БРИКС саммиты уздырылу сәбәпле, дәүләт хезмәткәрләренә каникул бирү турында указга кул куйды. Бу указ кемнәргә кагыла?

«22–24 октябрьдә Казан шәһәре территориясендә хезмәт эшчәнлеге алып баручы түбәндәге затларга, эш хакын саклап, эш көннәре булмаган көннәр билгеләргә: Татарстан башкарма хакимияте органнарында дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын һәм башка вазыйфаларны биләүчеләргә; Татарстан башкарма хакимияте органнары карамагындагы оешмалар хезмәткәрләренә», – диелә рәсми документта.

Документтан аңлашылганча, Татарстан башкарма хакимиятенең тиешле органы һәм аның карамагындагы оешмаларның эшләвен тәэмин итүчеләр бу көннәрдә ял итми. Соңгы сүзне эш бирүче әйтә. Указда әйтелгәнчә, республиканың башкарма хакимияте органнары булмаган Татарстан дәүләт органнары җитәкчеләренә, Казанның җирле үзидарә органнары һәм алар карамагындагы оешмалар җитәкчеләренә 22–24 октябрьдә түләүле ял көннәрен оештырырга тәкъдим ителә. Казан территориясендә эшчәнлек алып баручы федераль дәүләт органнары һәм оешмалары җитәкчеләренә БРИКС саммиты көннәрендә түләүле ял көннәрен оештыру мөмкинлеген карарга кушылган.

Мәгълүм булганча, БРИКС саммиты сәбәпле, мәктәпләргә дә каникул көннәренә үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителде. Шулай итеп Казан укучылары 21–28 октябрь көннәрендә, ә Татарстанның башка шәһәр-районнары укучылары 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр ял итәчәк.

Студентлар нишли? Билгеле булганча, КФУ уку процессына үзгәрешләр керәчәге турында күптән хәбәр иткән иде инде. Студентлар югары уку йортында укуларын 1 ноябрьдән башлаячак. 1 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр аларга мөстәкыйль эш рәвешендә теоретик уку каралган. Башка вузлар да бу чорда онлайн укыту рәвешен сайламагае. Мондый тәҗрибәнең булганы бар инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре