Дәүләт Думасының Мәгърифәт буенча комитеты рәисе беренче урынбасары Яна Лантратова дәүләт хезмәткәрләренә үз ихтыяры белән керемнәренең 2 процентын махсус хәрби операция ихтыяҗына күчерергә тәкъдим иткән. Бу хакта “Российская газета” яза.
Ул Премьер-министр Михаил Мишустинга бу җәһәттән мөрәҗәгать юллаган.
Тәкъдим нигезендә, “Вклад в победу” дигән хәйрия подпискасын булдыру күздә тотыла. Андагы акчаларны һәр ай саен махсус хәрби операция өчен күчереп барырга тәкъдим ителә.
Хәйрия подпискасына Дәүләт Думасы депутатлары, төбәкләр депутатлары, җитәкче вазыйфаларын биләүче дәүләт хезмәткәрләре, федераль учреждениеләре һәм дәүләт корпорацияләре җитәкчеләре языла алачак.
Автор фикеренчә, түрәләр һәм парламентчылар ватанпәрвәрлек хәрәкәтен әйдәп баручылар булырга тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез