Дәвалавыннан канәгать булмаган сырхау табибка балта белән һөҗүм иткән

“Үтерү белән янау” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Архангельск өлкәсенең Котлас шәһәрендә 38 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Ул табиб-травматологка һөҗүм итүдә шикләнелә. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

Ир-ат, балта һәм таяк белән “коралланып”, поликлиника табибы бүлмәсенә килеп кергән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир медицина хезмәткәренә үтерү белән янаган һәм шуннан соң качып юк булган.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре шикләнелүчене, кем икәнлеген тиз генә билгеләп, тоткарлаган. Тоткарланучының моңа кадәр “утырып чыккан”, эшсез кеше булуы ачыкланган. Аның балтасын алганнар.
“Үтерү белән янау” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәренә караганда, һөҗүм итүнең сәбәбе – табибның эшеннән канәгатьсезлек. Суд аңа беркая да чыгып китмәү рәвешендә чикләү чарасын сайлаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре