10 гыйнвар шимбәгә туры килә, шуңа күрә 12сенә кадәр пенялар исәпләнмәячәк. Бу хакта РИА «Новости»га Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Александр Аксененко хәбәр итте.
«Яңа елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрне түләү вакыты 10сыннан 15енә күчә. Әмма 2026 елның беренче ике аенда бу үзгәреш әлегә гамәлдә булмаячак. Декабрь өчен 12 гыйнварга кадәр түләргә кирәк булачак, чөнки 10нчы гыйнвар шимбәгә туры килә. Бу көннәрдә пенялар исәпләнмәячәк», - диде Аксененко.
Парламентарий шулай ук Яңа ел бәйрәмнәрендә банк һәм почта бүлекләренең кайберләре эшләмәячәк, дип искәртте. Моны түләүләрне планлаштырганда исәпкә алырга кирәк, диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез