Декларация кампаниясе кысасында бюджетка 5 миллиард сум акча керәчәк дип көтелә

Узган елда алган керемнәргә 30 апрельдән дә соңга калмыйча декларация тапшырып бетерергә кирәк. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин искә төшерде.

"2025 елның 1 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, салым органнарында 236 мең декларация теркәлгән. Шуның 23 меңе физик затлардан килеп ирешкән. Алар казнага 1,5 миллиард сум акча түләячәк. Ә декларация кампаниясе нәтиҗәләре буенча республика бюджетына 5 миллиард сумга якын акча керер дип фаразлана. Чагыштыру өчен, узган ел әлеге сан якынча 4 миллиард сум күләмендә фаразланды", - диде Марат Сафиуллин.

Аның әйтүенчә, салымны 15 июльгә кадәр түләп бетерергә кирәк. "Шәхси эшкуарлар, нотариуслар һәм адвокатлардан тыш, торак, җир яки транспорт чарасын сатканда, милекне арендага биреп торганда, якын булмаган туганыңнан кыйммәтле бүләк алганда, чит илдәге чыганаклардан керем алганда, лотереяда 4–15 мең сум акча отканда, кыйммәтле кәгазьләр сатканда декларация тутырырга кирәк", - диде Марат Сафиуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре