Ул кертемнәрдән зур процентлар хисабына җиңел генә кесәсен калынайтмакчы булган.
Бөгелмәдә бер хатын-кыз мошенниклар аркасында 3 миллион сум чамасы акчасыннан коры калган. Ул инвестиция хисабына тиз генә кесәсен калынайтмакчы булган, дип яза “КП-Казан”.
Болай булган. Декрет ялында утыручы ике балалы хатын-кыз өйдән торып акча эшләү мөмкинлеген эзләгән. Бер социаль челтәрдә кертемнәрдән зур процентлар хисабына акча эшләү турындагы рекламага тап булып, заявка калдырган. Берникадәр вакыттан аңа шалтыратып, кушымта ярдәмендә акча эшләргә тәкъдим иткәннәр.
Хатын-кыз башта аз гына күләмдә акча күчергән. Шуннан соң аны кертемнәрен арттырырга күндергәннәр. Бу максаттан ул 1,5 миллион сум күләмендә кредит алган. Әмма “эшләп тапкан” акчасын ала алмаган. Шунда аферистлар счетының ябылуы турында хәбәр итеп, акчасын ышанычлы кешесе аша алуны рәсмиләштерергә тәкъдим иткәннәр. Җиңел генә “озын” эшләмәкче булган хатын-кыз әнисенә мөрәҗәгать иткән, тегесе шундый ук күләмдә тагын бер кредит алган. Акчаны күчергәннән соң “агентлар” белән элемтә өзелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез