Депутат инфочегәннәрне аерылышучылар санын арттыруда гаепләгән

Россиядә хатын-кызлар еш кына, психолог-инфочегәннәрнең сөйләгәннәренә мөкиббән китеп, ирләреннән аерыла. Алдакчы психологлар ирләргә карата “абьюз”, “токсичность”, “нарцисс” кебек сүзләр кулланып, тегеләрнең башларын катырыпмы-катыра. Инфочегәннәргә карата тиешле чаралар күрелсә, хәлләр үзгәрәчәк. Дәүләт Думасы депутаты Олег Матвейчев “Әтиләрнең балаларны тәрбияләү һәм үстерүдә катнашуы” дигән “Түгәрәк өстәл” барышында шулай дип белдергән. Бу хакта “sok.fm” яза.

“Бер мичкәдә клонлаштырылгандай, “токсичность“, “абьюз“, „газлайтинг“, „нарцисс“ кебек бер үк төрле сүзләр кулланып сөйләүче инфочегәннәр ташкыны хатын-кызларыбызның башларын әйләндереп утырган бер мәлдә, аерылышу очракларының 80 процентының хатын-кызлар теләге белән килеп чыгуына гаҗәпсенмим”, – дигән депутат.

Матвейчев үзенең танышлары арасында да мондый психологлар белән аралашканнан соң никахны өзүгә кадәр барып җитү очраклары күзәтелүен әйткән. Шул ук вакытта ул югарыда атап үтелгән кәттә сүзләрнең килеп чыгышына игътибар иткән. “Боларның инглиз терминнары икәнен күреп торабыз. Кайдан килә алар? Америкадан, Англиядән. Бу инфочегәннәр кешеләрнең башларын гына әйләндерә. Аларны бераз йөгәнләгән очракта хәлләр бөтенләй башкача булачак”, – дип белдергән ул.

Матвейчев шулай ук психология өлкәсендә диссертация язганлыгы турында сөйләп, психологиянең 2 мең еллык тарихын ничек итеп 5 сүзгә сыйдырып булуын аңламыйм, дигән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре