Газетага язылу

Депутат Россия электрон почтасына күчәргә киңәш итте

Россия Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты башлыгының беренче урынбасары Антон Горелкин Россиядә яшәүчеләргә илнең үз почта сервисларына күчәргә киңәш итте. Бу хакта ул үзенең MAX мессенджерындагы каналында урнаштырган, дип яза «Татар-информ».

Депутатның бу белдерүе Google компаниясенең электрон почта адресын алыштыру мөмкинлеге турындагы яңалыгы фонында ясалды.

«Россия кулланучыларына мин почта адресларын Gmail системасы эчендә генә алыштырырга түгел, ә тулысынча Россия почта сервисларына күчергә киңәш итәр идем. Киләсе елда бу бик мөһим булырга мөмкин», – дип язды Горелкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре